«Ел укытучысы», « Ел тәрбиячесе» һөнәри конкурсларының нәтиҗәләре билгеле булды

2021 елның 10 апреле, шимбә

9 нчы апрельдә Казан шәһәрендә «Ел укытучысы-2021», «Ел тәрбиячесе-2021» Бөтенроссия һөнәри конкурсларының региональ этабы узды. «Тылсымлы әкият» балалар бакчасы тәрбиячесе Гыйльманова Гөлнара Равеф кызы «Туган телдә тәрбия һәм белем бирү төркеме тәрбиячесе» номинациясендә, финалда 5 урыныннан 4 нче урынга лаек булды. 6 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Иванова Лариса Александровна, «Ел укытучысы» конкурсның региональ этабы нәтиҗәләре буенча иң яхшы унбиш укытучының берсе булды һәм «Мавыгу һәм мавыктыручы » номинациясендә диплом белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International