Балалар бакчасы - уртак йортыбыз, анда чиста һәм уңайлы булсын!

2021 елның 9 апреле, җомга

Яз-табигатьнең уяну вакыты гына түгел, чисталык һәм тәртип урнаштыру вакыты да. Һава температурасының күтәрелүе карның тиз эрүенә, ә аның белән бергә кыш буена җыелган чүп-чарның территориядә таралуына китерә. «Тату гаилә» балалар бакчасы коллективы үзенә беркетелгән мәйданчыкның санитар торышын яхшыртуда актив катнашып килә. Алар кулларына көрәкләр алып көн саен кар чәчәләр, чисталык һәм тәртип урнаштыралар. Уртак көч белән, биредә тәрбияләнүчеләр өчен уңайлы шартлар тудырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International