Зәй районы яшь вокалистларының уңышлары югары бәяләнде

2021 елның 6 апреле, сишәмбе

13 апрельдә Әлмәттә «Рухият» программасының «Сандугач сайрар илем» балалар һәм яшүсмерләр иҗаты XXIV региональ фестиваленең гала-концерты булды. Быел Зәй данын фестивальдә "Мирас", "Азаль" вокаль-хореография ансамбльләре, шулай ук музыка мәктәбе укучылары яклады. Талантлы вокалчылар дүрт беренче урынны, шул кадәр үк икенче һәм өченче урыннарны яулап, югары нәтиҗәләргә ирештеләр. Конкурсантларны  аеруча яхшы әзерләүчеләр дип, республиканың барлык районнары арасында Зәй, Актаныш, Әлмәт һәм Лениногорск районнары билгеләп үтелде. «Сандугач сайрар илем» фестивалендә катнашучыларның оста һөнәри  чыгышлары  өчен, Зәй муниципаль районы хакимияте, шулай ук Зәй балалар музыка мәктәбенә Рәхмәт хатларын «Татнефть» оешмасы генераль директорының социаль үсеш буенча урынбасары, «Татнефть» хәйрия фонды Советы рәисе урынбасары, республика Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Мөхәммәдиев, «Татнефть» хәйрия фонды директоры Ренат Мамин тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International