Зәйдә кошлар темасына муниципаль онлайн-викторина үткәрелде

2021 елның 6 апреле, сишәмбе
Республикада игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, Зәйдә Туган як елы кысаларында 1нче апрельдән 6сына кадәр «Туган як кошлары турында нәрсәләр беләм?» исемле муниципаль онлайн-викторина булып узды. Онлайн-викторинада шәһәр һәм районның 14 гомуми белем мәктәбеннән 4-8 нче сыйныф укучылары катнашты. Әлеге чарада барлыгы 31 эш каралды. Онлайн-викторинада кошлар темасына кагылышлы презентация, кроссворд, кул эшләнмәләре һәм рәсем-плакатлар татар һәм рус телләрендә кабул ителде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International