«Планетаны чистарак итик!»

2021 елның 6 апреле, сишәмбе
6 нчы апрель көнне 2нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә укучыларга экологик тәрбия бирү максатыннан мәктәп яны территориясен җыештыру оештырылды. Чара «Планетаны чистарак итик!» лозунгы астында узды. 9 нчы сыйныф укучылары физик культура укытучысы Идиятуллина Г.Г. җитәкчелегендә мәктәп ишегалдын чүп-чардан арындырдылар, брусчатканы чистарттылар. Балалар рәхәтләнеп саф һавада эшләделәр. Апрель аеның җылы һава торышы да күтәренке “хезмәт” кәефе бүләк итте. Һәркем үз эшеннән кәнәгатьлек алды, чөнки мәктәп ишегалды тагын да чистарак булып калды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International