Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Зәйлеләрне «SOTKA» белем бирү программасына кушылырга чакыралар
2021 елның 6 апреле, сишәмбе
Һәр елны язын һәм көзен «SOTKA» бушлай укыту-тренировка программасы эшләтеп җибәрелә. Соңгы берничә елда әлеге программада дөньяның 78 иленнән, төгәлрәк итеп әйткәндә, 1649 шәһәрдән 700 000 ләп кеше катнашкан. Бу - физик активлык һәм сәламәт яшәү рәвеше өлкәсендә база белемнәренә өйрәтү аша тормышны трансформацияләүгә юнәлдерелгән белем бирү системасы. Шуңа күрә монда сәер челленджлар, баш ватарлык биремнәр, "гуру"дан әзер киңәшләр юк. Аның каравы, организмның ничек көйләнүен, сәламәт, нык һәм матур булу һәм тормыш сыйфатын шактый яхшырту өчен нәрсә эшләргә кирәклеген белү мөмкинлеге бар. Программаны оештыручылар 1000 нән артык чыганактан - мәктәп дәреслекләреннән башлап, әйдәп баручы фәнни журналлардагы яңа басылган язмаларга кадәр - мәгълүмат җыйганнар. Алар мәгълүматларны эшкәртеп, структуралаштырып, 100 көнлек белем бирү курсы рәвешендә тәкъдим итәләр. Соңгы вакытта яңа коронавирус инфекциясе (COVID-19) таралуга бәйле рәвештә, сәламәт яшәү рәвеше алып бару һәм физкультура белән даими шөгыльләнү аеруча актуальләште. РФ сәламәтлек саклау министрлыгы спорт белән шөгыльләнүне яңа афәткә каршы көрәштә профилактиканың төп чараларының берсе дип атады, чөнки көндәлек күнегүләр организмның физик һәм психологик тигезлеген сакларга мөмкинлек бирә, сәламәт яшәү рәвеше организмның инфекциягә каршы торучанлыгын арттырырга ярдәм итә. Гражданнарның сәламәтлеген ныгыту, иммунитетны күтәрү инструментларының берсе - SOTKA программасы, ул бернинди өстәмә җиһазлар сатып алу яки күп кеше җыела торган урыннарга баруны таләп итми (фитнес клублар яки тренажер заллары), әмма шул ук вакытта өйдә яки ишегалдында турникта шөгыльләнгән вакытта күнегүләрдән барлык өстенлекләрне дә алырга мөмкинлек бирә. Программада катнашучылар 100 көн дәвамында һәр яңа көнне күнекмәләр, туклану, үз көнеңне оештыру һәм катнаш темалар турында файдалы мәгълүмат алу белән башлап җибәрәчәкләр, шулай ук зур булмаган күнегүләр комплексларын башкарачаклар. Программаның үзенчәлеге шунда, аның буенча җенесенә, яшенә, физик әзерлек дәрәҗәсенә карамастан, теләсә кем шөгыльләнә ала. Программага http://100.workout.su яки SOTKA мобиль кушымтасы аша керергә мөмкин (App Store һәм Google Play да мөмкин), әлеге программа берничә тапкыр "Көн кушымтасы" дип танылды. SOTKA программасының авторы - Антон Кучумов. Ул - Россиядә Street Workout хәрәкәтенә нигез салучы, аның ярдәмендә урам турникларында һәм борысларда күнегүләр яңадан модага керде, ә бөтен ил буйлап заманча урам воркаут мәйданчыклары пәйда була башлады.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
17
апрель, 2026 ел
Баграж төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары табигать сафлыгын саклауда
2026 елның 17 апрелендә Баграж төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары “Россия суы” бөтенроссия проекты кысаларында җирле күл ярларын чистарту буенча масштаблы экологик акция үткәрделәр.
Зәйдә Чернобыль АЭС фаҗигасендә катнашучылар белән очрашу узды
16 апрельдә Зәй районының өлкән буын аралашу үзәгендә Чернобыль АЭСы фаҗигасендә катнашучыларның Чернобыль АЭСындагы һәлакәткә 40 ел тулу уңаеннан очрашуы узды. Чара ликвидаторлар һәм Чернобыль АЭСындагы авария корбаннары истәлегенә бер минут тынлык белән башланып китте.
16
апрель, 2026 ел
Зәйдә җирле үзидарә көнен билгеләп үттеләр
Бүген хакимият бинасының зур залында җирле үзидарә көненә багышланган тантаналы чара узды.
Зәйдә район һәм шәһәр Советларының чираттагы утырышлары узды
Бүген хакимият бинасының зур залында район башлыгы Р.Г. Кәримов рәислегендә бишенче чакырылыш Зәй муниципаль районы Советының сигезенче утырышы һәм бишенче чакырылыш Зәй муниципаль районы шәһәре Советының җиденче утырышы узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз