Зәйдә офис спорт төрләре буенча IV Чемпионат узды

2021 елның 5 апреле, дүшәмбе

4 апрельдә спорт-сәламәтләндерү комплексында яшьләр эшләре идарәсе “Fest уен" проекты кысаларында офис спорт төрләре буенча IV Чемпионат үткәрде. Ул Татарстан Республикасында Туган тел һәм Халык бердәмлеге елына, Зәй муниципаль районында Туган як елына багышланган иде. Ярышларда 11 команда катнашты, алар арасында Зәй ГРЭСЫ, «Технониколь» ҖЧҖ, Россия АККУРАЙД УИЛЗ, физик культура, спорт һәм туризм идарәсе, Башкарма комитет, яшьләр эшләре идарәсе, мәдәният идарәсе, студентлар хезмәт отрядлары, «Зәй шикәре» ААҖ е бар иде. Офис спорты буенча дөнья чемпионаты ул - стресс чыгаруның радикаль ысулы, спортның яңа һәм тиз үсеш алган төрләренең берсе. Ул 8 офис уеннары буенча узды. Оештыручылар командаларның бердәмлеген билгеләп үттеләр һәм уен нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде: 1 урын - Зәй ГРЭСы командасы, 2 урын - физик культура һәм спорт идарәсе, 3 урын - Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты командасы булды. Җиңүчеләргә дипломнар, кубоклар һәм бүләк сертификатлары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International