Бүген «Энергетик» мәдәният сарае каршындагы мәйданда чираттагы атналык авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды. Ярминкәдә Агросәнәгать паркының һәм җирле җитештерүчеләрнең авыл хуҗалыгы продукциясенең киң ассортименты тәкъдим ителде. Шәһәр халкына фермер хуҗалыклары, сәүдә нокталары һәм 4 : Гулькин, Поповка, Поручик, Түбән Биш авыл җирлеге товары сатылды. Традиция буенча, беренчеләрдән булып сәүдә рәтләре буйлап район башлыгы Разиф Кәримов узды һәм тәкъдим ителгән продукцияләрнең ассортименты һәм сыйфаты белән танышты. Шулай ук Разиф Галиевич районның сатып алучылары һәм фермерлары белән дә аралашты, һава шартлары мөмкинлек биргәндә ярминкәләрнең оештырылачагын хәбәр итте. Киләсе ярминкә 10 апрельдә булачак. Сәүдә 7:00 сәгатьтә башлана.