Зәйдә эшсезләр төркеме яңа һөнәр үзләштерүгә кереште

2021 елның 3 апреле, шимбә
1 апрельдә «Каш ясаучы» хезмәт күрсәтү өлкәсе юнәлешендә 8 эшсез граждан өчен һөнәри белем бирү башланды. Курс 160 академик сәгать күләмендә үткәрәчәк. Курсларны оештыручы - «Квалификацияне үстерүнең төбәк агентлыгы» коммерцияле булмаган автоном оешмасы, ул Зәй шәһәрендә һөнәри укулар үткәрәчәк. Беренче дәрестә укырга керүчеләр укыту программасы, дәресләр расписаниесе белән таныштылар, үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр, укытучы белән әңгәмәдә актив катнаштылар. Эшсез гражданнарга әлеге курслар булачак һөнәри эшчәнлекләрен үстерүдә ярдәм итәчәк, яңа һөнәри күнекмәләр алу һәм белемнәрен үстерү мөмкинлеге бирәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International