27 мартта Казанның Җиңү паркында Республика «Хәтер вахтасы-2021»не ачу тантанасы булды. "Гвардия" ВПК әгъзалары, эзтабарлар отрядлары сугышчылары, студентлар, мәктәп укучылары, яшьләр һәм ветераннар оешмалары вәкилләре катнашында Бөек Ватан сугышы урыннарына эзләнү экспедицияләренең чираттагы сезонына старт бирелде. Эзләү сезонын ачу тантанасыннан соң, Татарстан Республикасының «Отечество «берләшмәсе» эзләү отрядлары командирлары советы булды. Совет барышында 2021 елда планлаштырылган эзләнү эшләрен һәм чараларны оештыру һәм үткәрү мәсьәләләре каралды. Шулай ук 1 февральдән 27 мартка кадәр Татарстан Республикасы районнары буенча узган һәм Бөек Ватан сугышы башлануның 80 еллыгына багышланган «Хәтер Маршы-2021» яшьләр походына йомгак ясалды.