Зәйдә терроризмга каршы комиссия утырышы узды

2021 елның 29 марты, дүшәмбе

2021 елның 29 мартында Зәй муниципаль районында террорчылыкка каршы комиссиянең чираттагы утырышы булды. Утырыш барышында төрле объектларның – Зәй районы үзәк хастаханәсе, Зәй ГРЭСЫ, спорт комплексы, Зәй спорт мәктәбе, мәчет, кунакханәләрнең террорчылыкка каршы торышы анализланды. Зәй ГРЭСы директоры утырышта катнашучыларны пар-газ җайланмасын төзүдә катнашучы, чит шәһәрләрдән һәм чит илләрдән килгән хезмәткәрләрнең иминлеген кайгырту өчен күрелә торган чаралар белән таныштырды. Комиссия әгъзалары объектлар иминлеген тәэмин итү, мәгълүмати-пропаганда эшен камилләштерү, районда террорчылыкка каршы эшчәнлектә катнашучыларның квалификациясен күтәрү буенча тәкъдимнәр әйттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International