27 мартта спорт-сәламәтләндерү комплексында авыл җирлекләренең хатын-кызлар командалары арасында «Сәламәтлек-2021» Спартакиадасы исәбенә волейбол буенча финал ярышлары узды. Анда Сәвәләй, Чыбыклы, Аксар, Бигеш, Баграж авыл җирлекләре командалары очрашты. Уеннар әйләнеш системасы буенча узды. Ярыш нәтиҗәләре буенча:1 урынны Сәвәләй авыл җирлеге, 2 урынны Баграж авыл җирлеге, 3 урынны Чыбыклы авыл җирлеге, 4 урынны Бигеш авыл җирлеге, 5 урынны Аксар авыл җирлеге алды.