27 мартта Бөгелмә шәһәрендә 43 нче традицион чаңгы марафоны узды. Ярышларда Олимпия чемпионы Ф.П. Симашев исемендәге олимпия резервы спорт мәктәбе спортчылары катнашты. Нехаев Данил 7,5 км дистанциядә 2 урынны(тренеры Насибуллина С.Г.), Козенкова Софья 7,5 км дистанциядә 3 урынны (тренеры Габидуллин Р.М.), Валиахметова Альбина 15 км дистанциядә 1 урынны (тренеры Колесов С.В.), Утяганова Анастасия 15 км дистанциядә 3 урынны яулады(тренеры Колесов С.В).