Зәйдә коррупциягә каршы тору буенча комиссия утырышы узды

2021 елның 26 марты, җомга
Бүген хакимиятнең зур залында Зәй муниципаль районы башлыгы Р.Г. Кәримов рәислегендә коррупциягә каршы көрәш эшен координацияләү буенча район комиссиясе утырышы узды. Район контроль-хисап палатасының 2020 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2020 елда район авыл җирлекләрендә гражданнарның үзара салым акчаларын куллануның нәтиҗәләре белән контроль - хисап палатасы рәисе С.М. Минебаева таныштырды. Районның финанс-бюджет палатасы рәисе П.А. Байрашев җирле үзидарә органнары һәм муниципаль бюджет учреждениеләре тарафыннан, 2020 елда бюджет акчаларын максатчан куллануга һәм рациональ куллануга муниципаль финанс контролен гамәлгә ашыру турында сөйләде. Муниципаль ихтыяҗлар өчен сатып алулар өлкәсендә коррупцион рискларны минимальләштерү буенча күрелә торган чаралар турында район башкарма комитетының муниципаль заказ бүлеге башлыгы Е.А. Улитина сөйләде. Утырыш барышында район башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Т. В. Токмакова, 2020 елда коррупциягә каршы тору буенча эшкә йомгак ясады һәм 2021 елга бурычлар билгеләнде. Утырышта катнашучыларга шулай ук «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалы тарафыннан оештырылган коррупциягә каршы тору турында фильм да күрсәтелде. Комиссия рәисе комиссия утырышына йомгак ясады һәм көн тәртибендәге һәр пункт буенча үз тәкъдимнәрен һәм йөкләмәләрен җиткерде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International