Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
«АгроНТИ - 2021» бөтенроссия конкурсына гаризалар алу дәвам итә
2021 елның 26 марты, җомга
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 5 – 10 сыйныф укучылары өчен уздырыла торган «АгроНТИ - 2021» бөтенроссия конкурсына гаризалар алуны дәвам итә, конкурс өч яшь категориясе һәм түбәндәге биш юнәлеш буенча уздырыла: •Агрокоптерлар (пилотсыз очу аппаратларының бүленгән системалары, автомат рәвештә идарә итү системалары); •Агророботлар (авыл хуҗалыгы техникасы белән электрон автоматлаштырылган идарә итү системалары); •Агрокосмос (авыл хуҗалыгында космик фотосурәтләр һәм веб-ГИС технологияләрен куллану); •Агрометео (һава торышын фаразлау, һава торышы архивын булдыру, аналитика); •АгроБио (авыл хуҗалыгы культураларын авырулардан һәм корткычлардан биологик яклау ысуллары). Конкурс Фән-техника өлкәсендәге кече предприятиеләрне үстерүгә ярдәм итү фонды тарафыннан, «АПКның мәгариф учреждениеләре һәм балыкчылык ассоциациясе» коммерциягә карамаган оешмасы белән берлектә, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы ярдәмендә уздырыла. Конкурсның максаты – авыл җирлегендә урнашкан белем бирү оешмалары укучыларын Илкүләм технологик инициативаның(НТИ) технологик өстенлекләре өстендә эшләүгә җәлеп итү. Конкурсның төп бурычлары: -укучыларның авыл хуҗалыгы фәннәре өлкәсендә иҗади сәләтләрен үстерү һәм аларда кызыксыну уяту; -укучыларда фән белемнәрен практикада куллануга карата төп компетенцияләрне булдыру, шәхестәге әһәмиятле һөнәри сыйфатларны үстерү һәм мотивация булдыру; -укучыларда бу тормышта үз урыннарын табу өчен һәм иҗади эш итү өчен уңай шартлар тудыру; -авыл хуҗалыгы фәннәре өлкәсендәге белгечләрнең абруен күтәрү; -укучыларга һөнәри юнәлеш бирү; -авыл хуҗалыгы фәннәре өлкәсендәге белемнәрне тарату һәм популярлаштыру; -талантлы мәктәп укучылары белән эшләүгә фәнни һәм бизнес-бергәлекләрен җәлеп итү. АгроНТИ-2021 Бөтенроссия конкурсы 5-10 сыйныф укучылары арасында 4 этапта үткәрелә: -читтән торып уздырыла торган төбәк этабы, анда Россиянең барлык төбәкләреннән укучылар катнаша ала(2021 елның 1 – 16 апрелендә); -катнашучылар килеп (очно) уздырыла торган төбәк этабы, анда читтән торып уздырылган төбәк этабында җиңүчеләр катнаша, ул Россиядә аграр университетлар базасында уза (2021 елның маенда); -финал этабы конкурсның барлык номинацияләре буенча узачак (2021 елның сентябрендә); -финал этабында җиңүчеләр «Алтын көз - 2021» Россия агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында махсуслаштырылган мәйданчыкта катнашу мөмкинлегенә ия булалар (2021 елның октябрендә). Конкурста катнашу өчен kids.agronti.ru/ рәсми сайтында заявка тутырырга кирәк. Һәр катнашучы барлык дүрт юнәлеш буенча да теркәлә ала. Һәр юнәлеш буенча ситуацион биремнәр яисә тестлар тәкъдим ителә. Конкурста катнашу турында тулырак мәгълүматны Министрлыкның фән, мәгариф һәм инновацион технологияләр бүлегендә 88004441670 кайнар линия телефоны буенча белергә мөмкин: Читтән торып һәм килеп (очно) уздырыла торган төбәк этаплар өчен мәйданчыкның берсе - Казан дәүләт аграр университеты.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
16
апрель, 2026 ел
Зәйдә район һәм шәһәр Советларының чираттагы утырышлары узды
Бүген хакимият бинасының зур залында район башлыгы Р.Г. Кәримов рәислегендә бишенче чакырылыш Зәй муниципаль районы Советының сигезенче утырышы һәм бишенче чакырылыш Зәй муниципаль районы шәһәре Советының җиденче утырышы узды.
"Теремкәй" балалар бакчасы "ЭкоЯз" акциясендә катнаша!
Яз - үзгәрешләр һәм яхшы эшләр вакыты. «Теремкәй» балалар бакчасы да читтә калмаска булды һәм республика эко-марафонына кушылды! Сабыйлар өчен бу акция генә түгел, ә тулы бер маҗара.
«Чиста балалар бакчасы» экологик акциясе
"Кояшкай" балалар бакчасында «Чиста балалар бакчасы» дигән экологик акция узды.
15
апрель, 2026 ел
Космосның яңа чикләрен ачабыз
15 апрельдә Р. Ш. Фардиев исемендәге гимназиядә үзенчәлекле бер мохит хөкем сөрде. Бу көнне космоска беренче кеше очуының 65 еллыгына багышланган, "Безне берләштергән көн" дип исемләнгән танып-белүле тарихи сәгать үткәрелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз