Зәйдә Шәһәр төзелеше Советының чираттагы утырышы узды

2021 елның 26 марты, җомга

Бүген хакимиятнең зур залында район башлыгы Р.Г. Кәримов рәислегендә Шәһәр төзелеше Советы утырышы булды. Көн тәртибенә Азатлык китерүче солдат һәйкәлен әзерләү һәм   Җиңү проспектындагы ябык футбол манежы; Ленин урамында урнашкан сәүдә объекты; Энергетиклар урамы, 7в адресы буенча урнашкан 146 нчы үзәк район даруханәсен реконструкцияләү мәсьәләләре кертелгән иде. Беренче мәсьәләне карау нәтиҗәләре буенча, Зәй шәһәре Башкарма комитетына  һәйкәлне әзерләү эшләрен аерым контрольгә алырга, шулай ук юл картасы һәм техник задание эшләргә тәкъдим ителде. Утырышка район башлыгы, Шәһәр төзелеше Советы рәисе  Р. Г. Кәримов йомгак ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International