Бүген район хакимиятенең зур залында муниципаль хезмәткәрләр һәм җирле үзидарә органнары карамагындагы оешмалар җитәкчеләре өчен керемнәр, чыгымнар, милек һәм милек характерындагы йөкләмәләр турында мәгълүмат тапшыру сораулары буенча укыту семинары булды. Семинар эшендә Зәй шәһәре прокуроры урынбасары И.П. Якупова катнашты. Зәй шәһәре прокуратурасы инициативасы белән семинар кысаларында, коррупциягә каршы тору турындагы законнарны белүдә җитешсезлекләрне ачыклау һәм бетерү максатыннан, муниципаль хезмәткәрләр һәм җирле үзидарә органнарына караган оешмалар җитәкчеләре өчен коррупциягә каршы диктант оештырылды. Диктант район хакимиятенең зур залында үткәрелде, анда 58 кеше катнашты. Аның нәтиҗәләре, тикшерелгәннән соң районның коррупциягә каршы тору комиссиясенең якындагы утырышында каралачак.