Ел саен Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы башлангычы белән, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, Экология, табигый байлыклар һәм әйләнә-тирә мохитне саклау проблемаларына игътибар җәлеп итү максатыннан, республика территориясендә «Җир сәгате» экологик акциясе үткәрә. Шуңа бәйле рәвештә, муниципаль берәмлекләр территорияләрендәге предприятие һәм оешмаларны әлеге акциядә катнашырга чакырабыз һәм 2021 елның 27 мартында шимбә көнне 1 сәгатькә (20 сәгать 30 минуттан 21 сәгать 30 минутка кадәр) административ биналарны архитектур-декоратив яктырту, шулай ук гражданнарның тормыш эшчәнлеге иминлеген тәэмин итү белән бәйле булмаган башка объектларны яктырту һәм электр җайланмаларын сүндерергә тәкъдим итәбез.