2021 елның 17 мартында район башлыгы вазифаларын башкаручы В.Г. Акатьев катнашында Зәй муниципаль районы шәһәр төзелеше Советының чираттан тыш утырышы булды. Аның көн тәртибенә Азат итүче сугышчыга һәйкәлен торгызу буенча тәкъдимнәрне карау турындагы мәсьәлә кертелгән иде. В.Г. Акатьев, үзенең чыгышында район башлыгы Р. Г. Кәримовның агымдагы елның 9 маена Азат итүче сугышчыга һәйкәлен торгызу кирәклеге турындагы йөкләмәсе белән таныштырды. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Э.Э. Галиев, архитектура һәм шәһәр төзелеше бүлеге җитәкчесе Р.Р. Исламова, Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе А.И. Путяшов, шәхси эшмәкәр Ф.Х. Закиров, скульптор Ф.А. Шиапов үзләренең тәкъдимнәре белән чыктылар. Совет әгъзалары Разиф Гали улы Кәримовның 9 майга һәйкәлне торгызу турындагы тәкъдимен бертавыштан хуплады. Һәйкәлне бронзадан ясарга, форма һәм күләмнәрне элеккечә калдырырга дигән тәкъдим булды.