Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Зәй делегациясе халыкара фәнни-гамәли конференциядә катнашты
2021 елның 18 марты, пәнҗешәмбе
17 мартта Казан дәүләт аграр университетының агрономия факультетында Агрохимия һәм Туфрак белеме кафедрасының 100 еллыгына һәм Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең әгъза-корреспонденты, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, профессор Илшат Әхәт улы Гайсинга 80 яшь тулуга багышланган «Заманча шартларда туфракның уңдырышлылыгын яңадан торгызу һәм азык-төлек иминлеге» I Халыкара фәнни-гамәли конференциясе узды. Конференциядә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Т.Г. Һадиев, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының игенчелек бүлеге башлыгы И.А. Садыйков, «Әлмәт» агрохимия хезмәте станциясе директоры М.И. Маметов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ф.Т. Камалиев, районның баш агрономы А.Г. Хәмитова, Бигеш урта мәктәбе директоры И.Г. Зыятдинов, ТатНИИАХПның агрохимия һәм туфрак белеме директоры Е.А. Прищепенко, Казан шәһәре авыл хуҗалыгы химиясе үзәгенең төбәк директоры М.Д. Нигъмәтуллин, К(П)ФУның туфрак белеме кафедрасы мөдире Е.В. Смирнов катнашты. Район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Ф.Т. Камалиев, юбилярны Зәй районы башлыгы Разиф Гали улы Кәримов исеменнән ихлас күңелдән 80 яшьлек юбилее белән котлады, аңа туган Зәй җирлегендә әзерләнгән татар халкының милли ризыгын- чәк-чәк тапшырды. Илшат Әхәт улы Гайсин-күренекле шәхес, 300 дән артык фәнни хезмәт авторы. Казан авыл хуҗалыгы институтын һәм агрохимия кафедрасы каршындагы аспирантураны тәмамлап, ул өлкән агрохимиктан Казан дәүләт аграр университетының агрохимия һәм туфрак белеме кафедрасы мөдиренә кадәр данлы хезмәт юлы үткән. Илшат Гайсин «туфрак-үсемлек» системасында микробиоген металларны алмаштыру һәм миграция концепциясен эшләүдә катнашты, Татарстан Республикасының көньяк-көнчыгыш нефть чыгару районнарында туфракның уңдырышлылыгын торгызу һәм сулыкларны чистарту проблемасы буенча тикшеренүләр программасы белән җитәкчелек итте. Зәйлеләр үзләренең күренекле якташлары - Илшат Әхәт улы Гайсин казанышлары белән лаеклы горурланалар.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
май, 2026 ел
Зәйдә Җиңү көненә багышланган җиңел атлетика эстафетасы узды
Бүген Зәйдә 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган традицион җиңел атлетика эстафетасы узды.
Балалар бакчасында - «Эколог көне»
«Миләшкәй» балалар бакчасының уртанчылар төркемендә «Эколог көне» дип аталган ачык дәрес узды.
«Зәй-2» Яшьләр үзәгендә тәрбияләнүчеләр «Хәтер шәмнәре» кабызды
Бөек бәйрәм - Җиңү көне алдыннан зәйлеләрнең үсеп килүче буыны “Хәтер нуры” бөтенроссия акциясенә кушылды.
Зәйдә Җиңү байрагын күтәрделәр
Зәйдә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан Җиңү байрагын күтәрү тантанасы булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз