14 мартта «Ялта-Зәй» спорт әзерлеге үзәгендә студентлар арасында чаңгы буенча Бөтенроссия ярышлары тәмамланды. Соңгы көнне спортчылар 10 һәм 15 км.га ирекле стиль белән ярыштылар. Яшүсмерләр арасында 1 урынны Шалабода Елизавета (Пенза өлкәсе), 2 урынны Рыгалина Анастасия (Пенза өлкәсе), 3 урынны Кускова Кристина (Чуаш Республикасы) яулады. Яшүсмерләр арасында 1 урынны Рыбочкин Ярослав (Татарстан Республикасы, Ф.П. Симашев исемендәге спорт мәктәбе), 2 урынны Волков Сергей (Чиләбе өлкәсе), 3 урынны Митрошин Егор (Пенза өлкәсе) алды. Ярыш буенча команда нәтиҗәләре түбәндәгечә: 1 нче урында «Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе» (1740 очко), 2 нче урында «Пенза дәүләт университеты» (1659 очко), 3 нче урында Көньяк-Урал дәүләт университеты командасы (1629 очко). Ярыш нәтиҗәләре буенча, 2021 елның 11-21 декабрендә Люцернда (Швейцария) узачак ХХХ Бөтендөнья кышкы Универсиадада катнашу өчен, студентлар җыелма командасы составына Идел буе Физик культура, спорт һәм туризм академиясе студентлары Рыбочкин Ярослав - (Ф.П.Симашев исемендәге спорт мәктәбе), Филимонов Денис һәм Ардашев Сергей керде.