12 мартта сәламәтләндерү комплексының спорт залында «Сәламәтлек-2021» Спартакиадасы исәбенә Зәй муниципаль районы предприятиеләре, оешмалары һәм учреждениеләре ир-ат командалары арасында волейбол буенча ярышларның финал уеннары узды. Ярыш нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде: 1 урын - Зәй ГРЭСы командасы, 2 урын - «Динамо» командасы, 3 урын-спорт идарәсе командасы, 4 урын - «Тамерлан» командасы, 5 урын - «Техно» командасы, 6 урын - политехник көллият һәм "Челтәр компаниясе" җыелма командалары, 7 урын - мәгариф идарәсе командасы, 8 урын - "Аккурайд" командасы, 9 урын - "Шикәр заводы" командасы, 10 урын - Башкарма комитет, район үзәк хастаханәсе җыелма командалары булды.