2021 елның 13 мартында «Ялта-Зәй» спорт әзерлеге үзәгендә студентлар арасында чаңгы ярышлары буенча бөтенроссия ярышлары кысаларында чираттагы ярыш көне тәмамланды. Яшүсмер кызлар арасында 3х5 км эстафетасында 1 урынны Татарстан Республикасы командасы ( Белослудцева Дарья, Зыянгирова Светлана, Алексеева Диана составында) яулады. 2 урынны Чиләбе өлкәсе командасы (Трошина Виктория, Куликова Анастасия, Смирнова Наталья составында) яулады. 3 урынны Пенза өлкәсе командасы (Трофимова Александра, Гарәфетдинова Элина, Шалабод Елизавета составында) яулады. Яшүсмерләр арасында 4х10 км эстафетасында 1 урынны Ленинград өлкәсе командасы алды, аның составында Максимихин Алексей, Егоров Никита, Кияхов Виталий, Сидоров Евгений бар иде. 2 урынны Смоленск өлкәсе командасы алды (Попов Владимир, Семяшкин Евгений, Зародов Андрей, Некрасов Андрей ), 3 нче урынны Татарстан Республикасы командасы Трефилов Егор, Афанасьев Владислав, Рыбочкин Ярослав - ( Олимпия чемпионы Ф.П. Симашев исемендәге мәктәп), Филимонов Денис яулады. Ярышларның 3 көне нәтиҗәләре буенча 1 нче урынны Идел буе Физик культура, спорт һәм туризм академиясе командасы (1280 очко), 2 нче урынны Пенза дәүләт университеты командасы (1210 очко), 3 нче урынны Көньяк-Урал дәүләт университеты командасы (1199 очко) алды.