Зәйдә киңәйтелгән кыш озату - "Май чабу-2021" бәйрәме узды

2021 елның 13 марты, шимбә

Бүген «Энергетик» мәдәният йорты мәйданында киңәйтелгән кыш озату – «Май чабу» халык күңел ачу чаралары узды. Кунакларны күңелле уеннар, гармун җырлары, такмаклар һәм коймак белән каршы алдылар. Шәһәрнең үзәк мәйданында театральләштерелгән тамаша, бәйрәм концерты, спорт ярышлары, гер ыргыту, аркан ярдәмендә авто буксировкасы, уен программалары, аюлар шоуы оештырылды. Бәйрәм ярминкәсендә авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм фермерлар үзләре җитештергән продукцияне саттылар. Зәйлеләрне бәйрәм белән район башлыгы вазыйфаларын башкаручы Акатьев Валерий Григорьевич котлады. Шулай ук ул «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: Хатын-кыз карашы» республика конкурсына йомгак ясалды. Район авыл җирлекләре арасында «Икмәк-тозлы туган ягым» конкурсы узды. Бәйрәм ахырында традиция буенча салкын кыш белән саубуллашу һәм көтеп алынган яз килүен символлаштыручы карачкы яндырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International