2021 нче елның 30 апреленә кадәр керемнәрне декларацияләргә онытмагыз

2021 елның 12 марты, җомга
Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе 2021 елның 30 апреленнән дә соңга калмыйча физик затларга 2020 елда алынган керемнәр турында хисап бирергә кирәклеге турында искәртә. 2020 елда билгеләнгән сроктан кимрәк вакыт милектә булып саналган күчемсез мөлкәтне, мөлкәткә хокукны һәм башка мөлкәтне саткан гражданнар салым суммасын мөстәкыйль рәвештә исәпләп чыгарып, 3-НДФЛ формасы буенча физик затларның керемнәренә салым буенча декларацияне үзе теркәлгән салым органына тапшырырга тиеш. Хәзерге вакытта мөлкәт хуҗасы булып торуның минималь срогы 5 ел тәшкил итә, ә кайбер очракларда ул - 3 ел, мәсәлән, гаилә әгъзасыннан яки якын туганнан мирас, бүләк итеп алынган, хосусыйлаштырылган, бердәнбер торакны яки иждивениедәге кешене гомерлек тоту шартнамәсе нигезендә алынган мөлкәтне сатканда. Автомобиль сатканда хуҗа булып торуның минималь срогы 3 ел тәшкил итә. - кыйммәтле кәгазь сатканда; - якын булмаган туганнардан күчемсез мөлкәт, транспорт чаралары, акцияләр, өлешләр, пайларны бүләк тәртибендә алганда; - букмекер конторасында һәм тотализаторда уздырыла торган лотерея операторлары, таратучылар, азартлы уеннарны оештыручылардан 15000 сумга кадәр акча, шулай ук букмекер контораларына һәм тотализаторларга кермәгән комарлы уеннарны оештыручылардан 15000 сумга кадәр акча отканда; - гражданлык-хокукый характердагы килешүләр буенча физик затлардан, мәсәлән, мәлкәтне арендалау шартнамәсе буенча; - чит илдәге чыганаклардан керем алганда. 3-НДФЛ формасы буенча декларацияне шәхси эшмәкәрләр, шәхси практика белән шөгыльләнүче нотариуслар, адвокатлар, адвокатлар кабинетларын тотучы һәм шәхси практика белән шөгыльләнүче башка затлар тапшырырга тиеш. Тулы исемлек Россия Федерациясе Салым кодексының 228 статьясында китерелә. 2021 ел декларация кампаниясенең үзенчәлеге шунда - гражданнар күчемсез мөлкәт сату яки 2020 елда бүләк итү тәртибендә алынган керемнәр буенча мөстәкыйль хисап тотмасалар, салым органы салым түләүче һәм аның керемнәре турында булган белешмәләр нигезендә НДФЛ суммасын үзе исәпләп чыгарачак. Һәм салым инде пенялар һәм штрафлар белән бергә исәпләнәчәк. Салым органнары күчемсез мөлкәт сатудан кергән табышны килешү бәясеннән чыгып билгеләячәк, ул теркәү органнарыннан алыначак. Әгәр кирәкле мәгълүмат алынмаса, алыш-биреш бәясе 0,7 коэффициентына тапкырланган күчемсез милек объектының кадастр бәясеннән кимрәк булса, салым органы тарафыннан керем суммасы кадастр бәясенең 0,7 коэффициентына тапкырланган бәядән кабул ителә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International