13 мартта «Энергетик» мәдәният сарае каршындагы үзәк мәйданда халык күңел ачу чаралары узачак. Бәйрәм 10: 00 сәгатьтә башлана. Үзәк мәйданда зәйлеләр өчен бәйрәм ярминкәсе, театральләштерелгән тамашалар, концерт, уен программасы оештырылачак. Бәйрәм кунакларына "Баһадир безнең көч!" - дип аталган чарада катнашып, гер ыргытуда үз көчләрен сынарга була. Бәйрәм кысаларында "Ел хатын-кызы-Ел ир-аты. Хатын-кыз карашы» конкурсында катнашучыларны котлау була. Авыл җирлекләре арасында "Икмәкле туган ягым" конкурсы узачак. Бәйрәм гадәттәгечә карачкы яндыру белән тәмамланачак.