11 мартта «Ялта-Зәй» спорт әзерлеге үзәгендә студентлар арасында чаңгы буенча Бөтенроссия ярышларының икенче көне узды. Спортчылар «спринт» дисциплинасында көч сынашты. Яшүсмер кызлар арасында 1 урынны Кускова Кристина (Чуаш Республикасы), 2 урын - Трофимова Александра (Пенза өлкәсе), 3 урын - Милузова Полина (Томск өлкәсе). Яшүсмерләр арасында 1 урын - Назаров Федор (Мәскәү өлкәсе), 2 урын - Филимонов Денис (Татарстан Республикасы), 3 урын-Волков Сергей (Чиләбе өлкәсе). Ярышларның 2 көне нәтиҗәләре буенча 1 нче урынны Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе командасы, Татарстан Республикасы (910 очко), 2 нче урынны - Пенза дәүләт университеты командасы, Пенза өлкәсе (898 очко), 3 нче урынны - Көньяк-Урал дәүләт университеты командасы, Чиләбе өлкәсе (859 очко) алды.