Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, ЕГПИ ның элеккеге профессоры Фәнил Таймасов үз төбәгенең патриоты иде. Ул үсеп килүче буынны тирән математик белемле итеп тәрбияләү өчен күп көч куйды. Фәнил Хәниф улы бөтен һөнәри эшчәнлеге дәвамында талантлы балаларны математика буенча республика һәм Бөтенроссия олимпиадаларына әзерләү белән шөгыльләнә. 1992 елдан башлап аның шәкертләре ел саен республика, Бөтенроссия, халыкара олимпиадалар һәм конкурсларда җиңүче һәм призерлар булдылар, моның турында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының күпсанлы Мактау грамоталары, Зәй муниципаль районы башлыгының, Түбән Кама районы һәм Түбән Кама шәһәре администрациясе башлыгының Рәхмәт хатлары, математика буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасын оештыру комитетының Рәхмәт хаты, Башкортостан Республикасы Мәгариф министрлыгының Рәхмәт хаты сөйли. Фәнил Таймасовның үз, традицион булмаган методикасы бар иде һәм ул һәрвакыт уңай нәтиҗәгә эшләде. Фәнил Хәнифовичның күп кенә укучылары математика фәннәре өлкәсендә безнең илдә һәм аннан чит җирләрдә лаеклы кешеләр булдылар. Зәй районы уникаль кешене югалтты. Без ихлас күңелдән аның гаиләсе, туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз.