Зәйдә район эшмәкәрләре бергәлеге белән очрашу булды

2021 елның 11 марты, пәнҗешәмбе
Бүген банклар, 11 нче районара салым инспекциясе, статистика бүлегенең Зәй бүлекчәсе вәкилләре, архитектура десанты, район эшмәкәрләре бергәлеге Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галиев белән очрашты. Очрашу барышында Бөтенроссия кече бизнесын исәпкә алуга, салым салуның патент системасы турында законнардагы соңгы үзгәрешләргә, эшмәкәрлек эшчәнлеген торгызуга ташламалы кредитлар бирү программасына, шул исәптән «ФОТ 3.0» программасы һәм башка кредит продуктлары буенча, кагылган актуаль мәсьәләләр каралды. Шулай ук Архитектура десанты менеджеры Кира Богачева очрашуда катнашучыларны Зәй шәһәренең «Яшьләр» паркын төзекләндерү проекты белән таныштырды һәм эшмәкәрлек бергәлегенә аның инфраструктурасын планлаштыруда катнашырга тәкъдим итте. Очрашу ахырында чарада катнашучылар үзара фикер алыштылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International