"Бердәм Россия" партиясе сафлары Зәй сәнәгать предприятиеләренең актив хезмәткәрләре белән тулылана

2021 елның 11 марты, пәнҗешәмбе
Бүген Зәй ГРЭСында «Бердәм Россия» партиясенең яңа әгъзаларына партия билетларын тапшыру тантанасы булды. Тапшыру тантанасын «Бердәм РОССИЯ» партиясенең депутатлар фракциясе җитәкчесе, район башлыгы вазыйфаларын башкаручы Валерий Акатьев, партиянең Никифоров беренчел бүлекчәсе сәркатибе Андрей Алчин, Зәй җирле бүлекчәсе башкарма сәркатибе вазыйфаларын башкаручы Ирина Ситникова үткәрде. Зәй ГРЭСЫ республиканың эре җылылык электр станциясе булып тора, ул республика башкаласын һәм Татарстанның нефть промыселларын электр энергиясе белән тәэмин итә. Станция коллективы шәһәр һәм районның мәдәни, спорт, иҗтимагый тормышында актив катнаша, энергетиклар төрле конкурсларда җиңү яулый. Хәзер Никифоров башлангыч бүлекчәсе 193 партия әгъзасын берләштерә, шуларның 8е бүген партия билетларын алды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International