Бүген туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне Смоленцева (Кропотова) Юлия Александровна янында булдылар. Ул 1928 елның 29 октябрендә Мари АССРның Куженер районы Салтак авылында күп балалы гаиләдә туа. 1941 елда әтисе мобилизацияләнә, ул хәбәрсез югала 1955 елда Смоленцевлар гаиләсе Зәйгә күчеп килә. Биредә ике балалары туа: Людмила һәм Александр. Яков Иванович - нефть разведкасында, ә Юлия Александровна көнкүреш комбинатында эшләгән. 1976 елдагы юл фаҗигасе ире һәм кызы гомерен өзә. Юлия Александровна нефть разведкасында кассир булып эшли башлый, анда пенсиягә кадәр эшли. Бөек Ватан сугышы вакытында фидакарь хезмәте өчен ул җиде медаль белән бүләкләнгән.