“Иң назлы хисләрдән чәчәк бәйләме”

2021 елның 10 марты, чәршәмбе

Бүген Зәй муниципаль районы “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге ярымстационарында мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм аларның әти-әниләре өчен максатчан чара үткәрелде. “Иң назлы хисләрдән чәчәк бәйләме” дип аталган чара 8 Март-халыкара хатын-кызлар көненә багышлап оештырылды. Гаилә ялы һәрвакыт уртак иҗади эшчәнлек аша гаилә мөнәсәбәтләрен ныгытуга, балаларның иҗади сәләтләрен үстерүгә ярдәм итә. Чарага кунакка музыка мәктәбенең иң талантлы һәм актив укучылары килде. Балалар башкаруында музыкаль номерлар бик дулкынландыргыч һәм җылы яңгырады. Концерт “бер сулышта” узды. Көн программасы төрле чараларга бай булды: 8 Март- халыкара хатын-кызлар көненең барлыкка килү тарихы турында әңгәмә үткәрелде; әниләр, әбиләр турында дискуссия булды. Балалар якыннары, гаилә традицияләре турында мәгълүмат белән бик актив уртаклаштылар; “Татнефть” оешмасы тарафыннан уздырылган грантлар конкурсында җиңүче “Музыки связующая нить” проект кысасында Зәй балалар музыка мәктәбе вәкилләре белән берлектә “Игелек көне” дәресе оештырылды; иҗади эшчәнлеккә зур урын бирелде, аппликация, конструкцияләү, рәсем ясау техникасы кулланып, яраткан әниләргә бәйрәм открыткасын ясау буенча мастер-класс үткәрелде. Барлык катнашучылар да күңел күтәренкелеге, яхшы тәэсирләр һәм уңай эмоцияләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International