Бүген «Ялта-Зәй» спорт әзерлеге үзәгендә студентлар арасында чаңгы буенча Бөтенроссия ярышларының беренче көне узды. Яшүсмерләр арасында классик стиль белән 5 км дистанциядә (17-25 яшь) 1 урын Анастасия Фалеева (Смоленск өлкәсе), 2 урын Анастасия Рыгалина (Пенза өлкәсе), 3 урын Кристина Кускова (Чуаш Республикасы). 10 км га классик стиль белән индивидуаль узыш нәтиҗәләре буенча (17-25 яшь) 1 урынны Сергей Ардашев (Татарстан Республикасы, Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе), 2 урынны Владислав Афанасьев (Татарстан Республикасы, Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе), 3 урынны Евгений Семяшкин (Смоленск өлкәсе) алды.