Пенсия яшенә җитеп килүче хезмәткәрләр белән очрашу

2021 елның 3 марты, чәршәмбе
Бүген "Восток" агрофирмасынең пенсия яшенә җитеп килүче хезмәткәрләре белән пенсия реформасына бәйле законнардагы үзгәрешләр һәм пенсия яшенә җитеп килүче хезмәткәрләрнең хокукларын үтәү буенча гражданнарга консультация бирү максатыннан күчмә мәгълүмати очрашу оештырылды. Әлеге чарада пенсия яшенә җитеп килүче 17 хезмәткәр катнашты. Очрашу барышында халык мәшгульлеге үзәге белгече пенсия яшенә җитмәгән гражданнарга бирелә торган ташламалар һәм гарантияләр турында мәгълүмат бирде: ел саен диспансеризация узу өчен эш урыны буенча ике түләүле көнгә хокук, эшсезлек буенча пособиене арттырылган күләмдә озак вакыт эчендә алу, яңадан уку һәм эш белән тәэмин итү хезмәте юнәлеше буенча квалификация күтәрү, милек һәм җир салымнары буенча ташламаларны саклау, эш бирүченең пенсия алды яше аркасында эшкә алудан баш тарткан яки эштән азат ителгән өчен җинаять җаваплылыгы. Пенсия фонды белгече очрашуда катнашучыларга яңа кагыйдәләр буенча пенсиягә чыгуның актуаль мәсьәләсе буенча консультацияләр бирде. Чара ахырында барлык катнашучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International