Зәй халык мәшгульлеге үзәге пенсия фонды идарәсе һәм шикәр заводы хезмәткәрләре өчен эштән азат итү уңаеннан өстәмә консультация оештырды

2021 елның 2 марты, сишәмбе
Бүген халык мәшгульлеге үзәге белгечләре пенсия фонды идарәсе һәм «Зәй шикәре» ААҖнә барып, хезмәткәрләрне эштән азат итү уңаеннан өстәмә консультация үткәрделәр. Эшкә урнаштыру һәм махсус программалар бүлеге башлыгы Лаптева Ольга Викторовна җыелучыларга хезмәт шартнамәсен өзүгә бәйле гарантияләр һәм компенсацияләр турында мәгълүмат бирде, дәүләт хезмәтләрен алу өчен мөрәҗәгать итү вакыты һәм тәртибе, кирәкле документлар исемлеге белән бәйле мәсьәләләрне аңлатты. Предприятие хезмәткәрләрен шәһәр буенча актуаль вакансияләр белән таныштырдылар, Россия эш порталында вакансияләр эзләү мөмкинлеге белән таныштырдылар, шулай ук күрше шәһәрләрнең вакансияләре тәкъдим ителде. Пенсия алды яшендәге хезмәткәрләргә пособие билгеләү турындагы мәсьәлә аерым каралды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International