Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Зәйдә «Ел укытучысы– 2021» Бөтенроссия конкурсының зона этабы узды
2021 елның 2 марты, сишәмбе
Бүген Зәй шәһәренең 6 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында «Ел укытучысы – 2021»Бөтенроссия конкурсының зона этабы узды. Актаныш, Мөслим, Сарман, Түбән Кама һәм Зәй районнары педагоглары үзләренең һөнәри осталыкларын дәрестә күрсәттеләр һәм педагоглар бергәлеге өчен мастер-класслар тәкъдим иттеләр. Һөнәри осталык конкурсы-педагоглар тормышында мөһим вакыйга, аларның һөнәри үсеше өчен яңа импульс. Конкурсантларның чыгышларын жюри әгъзалары бәяләде: Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү идарәсе башлыгы, педагогика фәннәре кандидаты Федорова Тамара Трофимовна; Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының методик эш бүлеге башлыгы Мартьянова Ольга Валерьевна; Казан шәһәренең 36 нчы кичке гомуми белем бирү мәктәбе директоры Ахмерова Гөлзада Рафаил кызы; Яр Чаллы шәһәренең 26 нчы гимназиясе инглиз теле укытучысы Роденко Евгения Валерьевна; Алабуга муниципаль районы 8 нче урта гомуми белем мәктәбенең физик культура укытучысы Краснов Эдуард Олег улы. Сәламләү сүзе белән Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Галиев Эмиль Эдуард улы чыгыш ясады.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
май, 2026 ел
Зәйдә Җиңү көненә багышланган җиңел атлетика эстафетасы узды
Бүген Зәйдә 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган традицион җиңел атлетика эстафетасы узды.
Балалар бакчасында - «Эколог көне»
«Миләшкәй» балалар бакчасының уртанчылар төркемендә «Эколог көне» дип аталган ачык дәрес узды.
«Зәй-2» Яшьләр үзәгендә тәрбияләнүчеләр «Хәтер шәмнәре» кабызды
Бөек бәйрәм - Җиңү көне алдыннан зәйлеләрнең үсеп килүче буыны “Хәтер нуры” бөтенроссия акциясенә кушылды.
Зәйдә Җиңү байрагын күтәрделәр
Зәйдә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан Җиңү байрагын күтәрү тантанасы булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз