Зәйдә "Искиткеч талант яктысы" дип исемләнгән әдәби-кинематографик сәгать узды

2021 елның 2 марты, сишәмбе

2 мартта С. Рафыйков исемендәге Үзәк китапханәдә Россия актеры Андрей Мироновның 80 еллыгына багышланган «Свет блистательного таланта» дип исемләнгән әдәби-кинематографик сәгать үткәрелде. Чарага 3 нче мәктәпнең 7 нче сыйныф укучылары чакырылган иде. Әдәби сәгатьнең беренче өлешендә Андрей Мироновның тормышы һәм иҗаты турында, фильмнардан фрагментларны кертеп, электрон презентация күрсәтелде, икенче өлешендә «Чтобы помнили» дигән документаль фильм күрсәтелде. Балаларга искиткеч кеше һәм артист Андрей Миронов иҗаты белән танышу кызыклы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International