Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова катнашында үткән брифингта, район башлыгы Разиф Галиевич Кәримов чыгыш ясады. Разиф Галиевич брифингта катнашучыларга Зәй шәһәренең кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр тирәлеген булдыру буенча иң яхшы проектларның бөтенроссия конкурсында катнашу нәтиҗәләре һәм планнары турында сөйләде. Җәмәгать пространстволарын үстерү программасы кысаларында беренче зур объект Зәй яр буе булды, бу исә яр буен гына яңарту түгел, шәһәрнең тарихи үзәген комплекслы үзгәртү булып тора. 2020 елда Зәй өчен бөтенроссия конкурсында катнашуның икенче мөһим объекты - «Энергетик» мәдәният йорты янындагы үзәк мәйдан» проекты булды. Проектның максаты-Нариман, Рафыйков, Энергетиклар, Лобачевский, Крупская, Ленин урамнары чикләрендә территорияне төзекләндерү һәм яңарту иде. 2020 елда 70 млн. сум күләмендә федераль грант акчасына проектның беренче чираты тормышка ашырылды. 2021 елда РФ өстәмә чараларына һәм ТР бюджетыннан финансланачак 40,592 млн. сумга, проектның 2 нче чиратын тормышка ашыру планлаштырыла. Хәзерге вакытта «Яшьләр паркы» проекты буенча яңа конкурска әзерлек бара.Территория микрорайоннар арасында урнашкан, шуңа күрә шәһәр халкы өчен иң яхшы ял итү урыны булып тора. «Яшьлек» боз сарае, « Тылсымлы әкият», «Шатлык», «Урман әкияте», «Салават күпере», «Энҗе» балалар бакчалары, 6 нчы мәктәп, «Зәй» спорт мәктәбе, спорт-сәламәтләндерү комплексы, чиркәү, кунакханә комплексы, сәүдә объектлары бар яктан да объектка якын урнашкан. Конкурста җиңгән очракта, федераль грантның якынча күләме 70 млн. сум тәшкил итәчәк.