Татарстан Республикасында Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елы кысаларында "Энергетик" мәдәният сараенда "Туган җирем-Татарстан, туган телем – татар теле" бәйгесе узды. Конкурсның максатлары һәм бурычлары: татар әдәбиятына мәхәббәт тәрбияләү, татар шагыйрьләренең иҗатын популярлаштыру, татар халык җырларын һәм татар композиторларының әсәрләрен пропагандалау, яшьләрне милли мәдәни хәзинәләргә җәлеп итү, талантлы яшь башкаручыларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү, аларның иҗади потенциалын үстерү, татар халык һәм профессиональ музыкасын тарату һәм пропагандалау, татар халык җырларын һәм татар композиторларының әсәрләрен иң яхшы башкаручыларны ачыклау. Конкурста өч яшьтән алып җитмеш яшькә кадәрге татар шигъриятен һәм җырларын яратучылар катнашты. Җиңүчеләр һәм призерлар алты яшь категориясендә билгеләнде һәм тиешле дәрәҗәдәге дипломнар белән бүләкләнде. Балалар арасында Камилә Гыйниятуллина, Рания Хәлимова, Элина Трофимова, Айбулат Хәбриев, Азалия Хәйруллина, Әминә Хөснетдинова, Рената Вәлиәхмәтова, Ләйсән Юнысова җиңүчеләр булдылар. Конкурста иң тәҗрибәле катнашучылар-Нәкыя Дәүләтшина, Гүзәлия Гатина, Фәимә Сизова, Лилия Нәфыйкова. Жюри әгъзалары аларны I дәрәҗә дипломга лаек дип таныдылар.