Студент отрядларының «Кар десанты» дигән иреклеләр акциясе узды

2021 елның 1 марты, дүшәмбе

22-28 февраль көннәрендә Зәй муниципаль районында Идел буе федераль округының студент отрядларының «Кар десанты» дигән иреклеләр акциясе узды. Әлеге акция кысаларында Идел буе федераль округының төрле төбәкләреннән килгән 15 студент безнең районның 10 авыл җирлегендә булды. Алар арасында Александровка Бистәсе, Сәвәләй, Кара Елга, Үтәшкин, Югары Шепкә, Имәнлебаш, Сарсаз -Баграж, Поповка, Түбән Биш, Дурт Мунча авыллары бар иде. Акциядә катнашучылар һәйкәлләрне кардан чистарту белән шөгыльләнделәр, әлеге җирлекләрдәге мәктәпләрдә һөнәри юнәлеш бирүче дәресләр оештырдылар, шулай ук ялгыз яшәүче өлкәннәргә хуҗалык эшләрендә ярдәм иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International