Зәйдә туган як тарихы буенча танып-белү программасы узды

2021 елның 10 феврале, чәршәмбе

9 февральдә районда Туган як елы, Татарстан Республикасында Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы кысаларында, шәһәр мәдәният йортында "Туган ягыңны ярат һәм бел!"- дип исемләнгән танып-белү программасы узды. Иҗади хезмәткәрләр бистәнең барлыкка килү тарихы, урман хуҗалыгы, аның байлыклары, кешеләр сәламәтлегенә уңай йогынтысы, Зәйнең истәлекле урыннары, күренекле кешеләре турында сөйләделәр һәм презентацияләр күрсәттеләр. Балалар һәм яшүсмерләр үз туган бистәләренең элеккеге фоторәсемнәрен кызыксынып карадылар. "Мирный" бистәсе көннән-көн үсә, урамнары төзекләндерелә, балалар өчен уен һәм спорт мәйданчыгы булган яңа парк ачылды. Заманча табиб амбулаториясе, мәчет, башка социаль объектлары бар. Шәһәр мәдәният йортына капиталь ремонт ясалды, ул бик матур һәм уңайлы булды. Әйе, купмилләтле халкы булган бистә тормышы бай һәм данлыклы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International