6нчы мәктәпнең 11нче сыйныф укучысы- татар әдәбияты буенча республика олимпиадасы призеры

2021 елның 10 феврале, чәршәмбе
2021нче елның 7нче февраленнән 9нчы февраленә кадәр «Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында Республика олимпиада үзәге Татарстан Республикасы рус телендә белем бирүче гомуми белем оешмаларының татар төркемендә укучылары өчен татар әдәбиятыннан республика олимпиадасының йомгаклау этабын уздырды. Олимпиадада катнашу нәтиҗәләре буенча 6нчы мәктәп укучысы Борһанов Дилияр призёр булды. Татар әдәбияты буенча призер укучыны республика олимпиадасының йомгаклау этабына 6 нчы мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Данилова Зиләрә Галимҗан кызы әзерләгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International