Пенсия яшенә җитеп килүче хезмәткәрләрнең алга таба хезмәт эшчәнлеген гамәлгә ашыру вәзгыятен бәяләү максатында, Зәй районында пенсия яшенә җитеп килүче хезмәткәрләр белән очрашулар оештырылды. Комиссия “Зәй-икмәк” оешмасына, “Зәй” спорт мәктәбенә, “Зәй урман хуҗалыгы” бюджет учреждениесенә барды. Комиссия составына халык мәшгульлеге үзәге, пенсия фонды идарәсе, район башкарма комитеты белгечләре кергән. Чарада катнашучыларга пенсия билгеләү шартлары, хезмәт базарында пенсия яшенә җитеп килүче гражданнарга бирелә торган өстәмә гарантияләр, ташламалар, эш бирүчеләрнең әлеге категория гражданнарына карата дискриминацион характердагы гамәлләре һәм аларның хезмәт хокукларын бозган өчен җаваплылыгы турында мәгълүмат бирәләр. Әлеге очрашу кысаларында пенсия яшенә җитеп килүчеләр үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар ала алдылар.