Зәйдә юбилярны котладылар

2021 елның 8 феврале, дүшәмбе

Бүген Зәй шәһәрендә яшәүче Андрианова Александра Гавриловна үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны котларга Зәй шәһәр башлыгы урынбасары Елена Владимировна Недошивина һәм район мәдәният йорты автоклуб хезмәткәрләре килде. Александра Гавриловна Сарман районы Ләке авылында туып үскән, кызның бала һәм үсмер чорлары бик авыр вакытларга туры килгән. Башта сатучы булып, аннан соң ГОССТРАХ та эшләп лаеклы ялга чыккан. Тормышка чыгып 4 бала тәрбияләп үстергән. Бүгенгесе көнне кызы тәрбиясендә яши. Аның 10 оныгы 6 оныкчыгы бар. Артистлар башкарган матур җырлар, изге теләкләр юбиляр күңеленә хуш килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International