Вакцинация-коронавирус белән көрәшнең иң нәтиҗәле ысулы

2021 елның 8 феврале, дүшәмбе

2021 елның 8 февралендә Сәламәтлек саклау министрлыгының «Эпидемия күрсәткечләре буенча профилактик прививкаларның милли календарен һәм профилактик прививкалар календарен раслау турында» 21.03.2014 №125 номерлы боерыгы үз көченә керде, ул эпидемия күрсәткечләре буенча профилактик прививкалар календарен билгели. Бу календарьга Сәламәтлек саклау министрлыгы SARS-CoV-2 вирусы китереп чыгара торган коронавирус инфекциясенә каршы профилактик прививканы кертте. 2021 елның 8 февраленә COVID-19дан вакцинацияләүнең I нче этабын 200 кеше, II нче этабын – 119 кеше үтте. Вакцинацияне көтү исемлегендә безнең районда яшәүче 491 кеше теркәлгән. Вакцинация поликлиниканың прививка кабинетында үткәрелә: дүшәмбе, сишәмбе, чәршәмбе, пәнҗешәмбе, җомга 08:00дән 16:00 сәгатькә кадәр (төшке аш 12:00-13:00). Алдан язылу өчен телефоннар: 7-50-16 (поликлиника регистратурасы); 3-35-44 (Яңа шәһәр поликлиникасы филиалы регистратурасы); 2-80-29 (Зәй-2 поликлиникасы филиалы регистратурасы); 3-80-11 (Бигеш авылы регистратурасы). Вакцинация- коронавирус белән көрәштә иң нәтиҗәле ысул һәм ул бушлай башкарыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International