Бердәм Россия "Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге җәмәгать кабул итү бүлмәсендә белем бирү модуленең турыдан-туры эфиры узачак

2021 елның 27 гыйнвары, чәршәмбе

Гаилә бюджетын ничек оптимальләштерергә? Бу хакта "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге иҗтимагый кабул итү бүлмәсе аккаунтындагы туры эфирда Россия Федерациясе Үзәк банкының Идел буе федераль округы буенча Милли банкы бүлеге баш экономисты Михаил Иванов сөйләячәк. Төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсе "Сыйфатлы тормыш әлифбасы" белем бирү модулен башлап җибәрә, аның кысаларында без чакырылган экспертлар белән бергә финанс мәсьәләләре, сыйфатлы хезмәт күрсәтү мәсьәләләре, шулай ук торак-коммуналь хуҗалыгы проблемаларын ачыклаячакбыз. Белем бирү модуленең беренче туры эфиры 27 гыйнварда 10.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр узачак. Барыгызны да Михаил Иванов белән онлайн - аралашуга кушылырга һәм эфирда иң борчыган сорауларны бирергә чакырабыз. https://www.instagram.com/opriemnaya116/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International