26 гыйнвар көнне шәһәр мәдәният йорты фойесында башлангыч сыйныф укучылары һәм 5 нче мәктәп педагоглары өчен «Ермилов день» танып – белү-күңел ачу программасы узды. «Ермилов көне» халык бәйрәме һәр елның 26 гыйнварына туры килә. Халык бәйрәменең традицияләре һәм сынамышлары турында «Мальвина» марионеткалар халык театрының алып баручысы һәм катнашучылары сөйләде. Бу көнне өй эшләрен эшләп, гаиләң янәшәсендә күңелле итеп итеп үткәрү кабул ителгән. Бәйрәм яраткан музыкаль һәм онытылган халык уеннары белән дәвам итте. Танып-белү-күңел ачу программасы һәркемгә уңай энергия, шатлык һәм күңел күтәренкелеге өстәде. Мондый чараларның максаты-халык традицияләрен саклау.