Поручиковка авыл җирлегендә халык җыены үтте

2021 елның 26 гыйнвары, сишәмбе

Бүген район башлыгы урынбасары В.Г. Акатьев катнашында Поручик авыл җирлегендә халык җыены үтте. "Зәй муниципаль районының 2020 елда социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2021 елга бурычлары турында, Поручик авыл җирлегенең 2020 елда социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2021 елга бурычлары турында, 2020 елда авыл хуҗалыгы өлкәсен үстерү йомгаклары һәм 2021 елга бурычлары турында, авыл җирлегендә оператив хәл турында һәм башка темаларга чыгышлар тыңланды. 2020 елда авылда гражданнарның үзара салым акчасы хисабына Поручик авылында вак таш (Яңа урамнан Горбунов урамына кадәр тыкрык) салынды, зиратка 3 мәгълүмат стенды сатып алынды һәм урнаштырылды; Канаш авылында авыл клубы, балалар мәйданчыгына койма тотылды, зиратка мәгълүмат стенды сатып алынды һәм урнаштырылды; Камышкина авылына мәгълүмат стенды сатып алынды һәм урнаштырылды, беседка буялды һәм чишмәне төзекләндерү эшләре башкарылды; Нератовка авылына зиратка мәгълүмат стенды сатып алынды һәм урнаштырылды; Сәрәпәле авылында чишмәне төзекләндерү эшләре башкарылды, зират стенды сатып алынды һәм урнаштырылды, зиратка керү капкалары сатып алынды һәм урнаштырылды; Яңа Пальчик авылы үзәк урамында юл ясалды. Шулай ук санитар - эпидемиологик хәл, йогышлы авыруларны профилактикалау, халыкны вакцинацияләү һәм башка мәсьәләләр каралды. Тормыш тәэмин итү хезмәтләре җитәкчеләре халыкны борчыган сорауларга тулы җаваплар бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International