Чыбыклы авыл җирлегендә яшәүчеләр 2020 елга йомгак ясадылар

2021 елның 26 гыйнвары, сишәмбе

Бүген Зәй муниципаль районы башлыгы Кәримов Разиф Гали улы катнашында Чыбыклы авыл җирлегендә халык җыены узды. Халык җыелышында Совет аппараты, Башкарма комитет җитәкчеләре һәм белгечләре, шәһәр һәм район хезмәтләре һәм ведомстволары вәкилләре катнашты. Район башлыгы Разиф Кәримов үз чыгышында Зәй муниципаль районының 2020 елда социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2021 елга бурычлар турында сөйләде. Чыбыклы авыл җирлеге башлыгы Илфат Гадершин авыл җирлегенең 2020 елда башкарылган эшләренә йомгак ясады һәм 2021 елга бурычлар билгеләде. Шулай ук җирлек халкына районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе эшенә, җирлекләрдәге оператив хәлгә, райондагы санитар-эпидемиологик хәлгә, йогышлы авыруларны профилактикалау чараларына кагылышлы мәгълүмат җиткерелде. Республикада 2020 елда башкарылган икътисади күрсәткечләр, 2021 елга перспектив планнар турында Мәдәни мирас объектларын саклау буенча Татарстан Республикасы Комитеты рәисе Гущин Иван Николаевич сөйләде. Тормыш тәэмин итү хезмәтләре җитәкчеләре халыкны борчыган сорауларга тулы җаваплар бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International