Зәйдә "Татнефтедор" ҖЧҖнең "Зәй УАД" филиалы хезмәт коллективы җыелышы узды

2021 елның 26 гыйнвары, сишәмбе

Бүген «Дуслык» яшьләр үзәгендә район башлыгы Р.Г. Кәримов катнашында «Татнефтедор» ҖЧҖнең "Зәй УАД" филиалы хезмәт коллективы җыелышы узды. Разиф Галиевич үзенең чыгышында автомобиль юллары идарәсе хезмәткәрләрен районның төп икътисади күрсәткечләре белән таныштырды, шәһәрдә һәм районда территорияләрне төзекләндерү, социаль объектларны төзү һәм капиталь ремонтлау, республика һәм муниципаль программаларны гамәлгә ашыру турында сөйләде. Икенче булып Зәй автомобиль юллары идарәсе башлыгы Ганске Александр Владимирович докладын тыңладылар. Зәй идарәсе 415,8 км озынлыктагы автомобиль юлларын карап тоту, ремонтлау һәм төзү эшләрен алып бара. 2020 елда  ремонт-төзелеш эшләре  523 млн. сумга башкарылган. Эшчеләр саны -116 кеше. Предприятие балансында 84 берәмлек техника бар. 2020 елда инвестицион программа буенча 52,7 млн. сум үзләштерелгән, аның сүзләренә караганда, 2021 елда юлларны карап тоту һәм ремонтлау буенча 496 млн.366 мең сумлык эшләр башкару планлаштырыла.Предприятие бюджеты 2021 елга куелган бурычларны һәм 2020 елда ирешелгән эш нәтиҗәләрен исәпкә алып формалаштырылган. Шулай ук юл төзүчеләр алдында «Татнефтедор» ҖЧҖ директоры Гарифуллин Рөстәм Габделбарый улы чыгыш ясады. Ул «Татнефтедор» ҖЧҖ идарәсе буенча тулаем алганда 2020 елда башкарылган эшләр нәтиҗәләре белән таныштырды. 2020 елда республикада башкарылган эшләр, 2021 елга перспектив планнар турында Мәдәни мирас объектларын саклау буенча Татарстан Республикасы Комитеты рәисе Гущин Иван Николаевич сөйләде. Очрашу бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. Иң яхшы хезмәткәрләргә ведомство бүләкләре һәм Зәй муниципаль районы башлыгының Мактау грамоталары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International